Җиңүчеләр арасында кемнәр бар?

Республика йортында Башкортстан Хөкүмәтенең сыйфат өлкәсендә премиясен тапшыру тантанасы булды.

Стәрлетамак, Мәләвез, Салават, Кыйгы, Уфа, Дәүләкән һәм Баймак районнарыннан 12 предприятие бүләк алды.

Тантаналы чара Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министрының беренче урынбасары, икътисади үсеш һәм инвестиция сәясәте министры Рөстәм Моратов җитәкчелегендә узды. Башкортстан Хөкүмәтенең сыйфат өлкәсендәге премиясен тапшыруда 33 оешма катнашты.

Конкурсны уздыруны Башкортстанның Стратегик тикшеренүләр институтының оештыру-техник ярдәме белән Икътисади үсеш һәм инвестицион сәясәт министрлыгы оештырды.

Беренче урын түбәндәге оешмаларга бирелде:
— «Яңгантау» шифаханәләре акционерлар җәмгыяте;
— «Башкортстан сода компаниясе» акционерлар җәмгыяте;
— «Мәләвез минераль ашламалары» акционерлар җәмгыяте;
— җаваплылыгы чикләнгән «Башдизель» җәмгыяте;
— Уфа шәһәренең 7нче балалар стоматология поликлиникасы.

Фото: Башкортстан Хөкүмәте

Автор: Ример Насретдинов

Подробнее в газете «Кызыл тан»