Теләк булса, бар да була!

Республикада урындагы башлангычлар нәтиҗәле үсешә

Башкортстанның 450 меңнән артык кешесе быел урындагы башлангычларны гамәлгә ашыру өчен акча җыюда катнашты. Гражданнарның активлыгы нәтиҗәсендә республиканың шәһәр һәм районнарында юллар һәм урамнар ремонтлана, ихаталар   һәм балалар мәйданчыклары төзекләндерелә, социаль проектлар тормышка ашырыла.

Рөстәм ХӘМИТОВ, Башкортстан Республикасы Башлыгы:

— Башкортстанда урындагы башлангычларны финанслау тәҗрибәсе илдә иң яхшылардан дип табылды.  Былтыр 500 миллион сумга 500гә якын проект гамәлгә ашырылды. Гражданнар катнашлыгында тормышка ашырылучы  мондый мөһим эш-гамәлләр саны елдан-ел артырга тиеш.

Өстенлекләр үзгәрмәде

Урындагы башлангычларга ярдәм программасы Башкортстанда 2014 елдан эшләп килә. Аның асылы шуннан гыйбарәт: теге яки бу торак пунктта яшәүчеләр иң көнүзәк проблеманы билгели — мәсәлән, юлны ремонтларга яисә спорт мәйданчыгын төзекләндерергә кирәк. Моның өчен халыктан, спонсорлардан, шулай ук муниципаль бюджет исәбенә тиешле акча туплана. Биредә урындагы хакимият өлеше гомум акчаның  5-15 проценты  булырга тиеш. Арытаба республика бюджетыннан да финанслау алуга заявка бирелә. Нигездә халык аеруча зур активлык күрсәткән мөһим проектлар җиңеп чыга. Республика тиешле акчаны бүлә һәм ел дәвамында проект гамәлгә ашырыла.

Җәмәгатьчелек инфраструктурасын үстерү башлангычларына акча җыю механизмнарын үстерү буенча эшче төркем утырышында билгеләнүенчә, ике елда халык өстенлекле итеп күрсәткән  проблемалар исемлеге үзгәрешсез калган. Алар — юл проектларын (юл өслеген һәм юл яны территориясен ремонтлау), паркларны, скверларны, балалар мәйданчыкларын төзекләндерү, су белән тәэмин итү мәсьәләләре, мәдәниятне үстерү һәм мәдәни мирасны саклау.  Былтыргы белән чагыштырганда, конкурс таләпләренә туры килгән заявкалар саны исә сизелерлек арткан (2016 елда — 666, быел — 787).

Бердәм көч белән

Моңа берничә ачык мисал китерәбез.

Урындагы башлангычларга ярдәм программасы турында белгәннән соң, Нефтекама янындагы Әмҗә авылы кешеләре кышкы бакчаны ремонтларга карар итә. 23 ел дәвамында анда бер тапкыр да капиталь ремонт үткәрелмәгән — урындагы хакимиятнең моңа акчасы булмаган.

— Без балаларыбызның экзотик үсемлекләрне тәрбияләү эшен дәвам итүен, тере пальманы тотып карый алуын телибез, — ди инициатив төркем җитәкчесе Ольга Кокорина.

Төркем шәһәр хакимияте белән бәйләнешкә кергән, бакча урнашкан мәктәп җитәкчелеге белән сөйләшкәннәр һәм, авылдашлары белән җыелыш үткәреп, әлеге проектны тәкъдим иткәннәр.

Эш күләме якынча 1,2 миллион сум күләмендә билгеләнгән: тәрәзә һәм ишекләрне яңага алыштыру, ишек яңакларын яңарту, кирпечтән кәрниз эшләү, штукатурка белән тигезләү, буяу эшләре һәм янгынга каршы өслек түшәү. Халык 58 мең сум акча җыйган, Нефтекама шәһәре  180 мең сум бүлгән, янә 100 мең сумны спонсорлар — урындагы малтабарлар өстәгән.

Бүген яңартылган кышкы бакчаның ишекләре балалар өчен дә, авыл кунаклары өчен дә һәрвакыт ачык — ел әйләнәсендә анда йөздән артык төрдә экзотик үсемлек, шул исәптән финик пальмасы, монстера, драцена үсә. Моннан тыш, бу балаларга экология тәрбиясе  бирергә дә ярдәм итә.

Ә Стәрлетамакта күпфатирлы йортларның берсендә яшәүчеләр тырышлыгы белән «Очевидное — вероятное» интерактив музее ачылачак. Аңа шәһәрнең үзәк китапханә системасы директоры Әлфия Әсфәндиярова башлангыч биргән.

— Мәгълүмати технологияләрне су кебек эчкән балаларыбыз еш кына физиканың гап-гади законнарын да белми. Бу җәһәттән   төгәл фәннәрнең интерактив музее мавыктыргыч практик һәм лаборатор тәҗрибәләр  мәйданына әверелер, шул рәвешле укучыларга  арытаба техник вузларга кергәндә БДИны уңышлы тапшырырга булышлык итәр дип ышанам, — ди Әлфия Әсфәндиярова.

Тәтешле районының Бәдрәш авылы кешеләре исә авыл буасын чистарту һәм чишмәне тергезү теләге белән яна.

— Безне менә инде берничә ел буаның торышы борчый, — ди проект инициаторы Радик Нуриев. — Аны үсемлек басты, буа нык саекты. Төбендә ярты метр-метр биеклегендә ләм утырган, елгага төшү урыны юкка чыккан, ярлары җимерелә. Тиз арада эшкә алынмасак, сулык сазлыкка әйләнәчәк.

Авылдашлар кем күпме булдыра ала — бишәр йөз, мең сум — шулкадәр акча кертә. Нәтиҗәдә 135 мең сум җыела. Шушында яшәүче малтабар исә зур суммада акча кертеп кенә калмый, техника белән дә ярдәм күрсәтә.  Моннан тыш,  урындагы хакимият 180 мең сум акча өсти. Боларның  барысы турында да авыл җыенында сөйләшкәннән соң, быел апрельдә проект әзер булган.

Республика буенча мондый мисаллар бик күп. Нефтекамада мөмкинлекләре чикле балалар өчен спорт-уен шәһәрчеген төзекләндергәннәр. Миякә районының Әнәч авылында мәдәният йорты түбәсенә капиталь ремонт үткәргәннәр.  Зилаер районының Ямансаз авылы советы яңа чылбырлы трактор сатып алган.

Бүгенге көнгә барлыгы  биш йөзгә якын проект гамәлгә ашырыла — мәдәният йортлары, балалар бакчалары, мәктәпләр һәм поликлиникалар ремонтлана,  ихаталар, урамнар һәм балалар мәйданчыклары төзекләндерелә. Былтыр гына Урындагы башлангычларга ярдәм программасы кысаларында 56 авыл клубы тергезелгән. Клубларның күпчелеге Илеш районында — җиде клуб ремонтланган, шушында ук  иң зур проект — 2,8 миллион сумга капиталь ремонт — гамәлгә ашырылган. Аның 1,8 миллион сумын халык, авыл һәм шәһәр хакимияте җыйган, ә бер миллион сум Программа буенча бирелгән. Салават һәм Кыйгы районнарында — бишәр, Чишмә һәм Авыргазы районнарында дүртәр клуб реконструкцияләнгән.

Быел бирелгән заявкаларга килгәндә, конкурс комиссиясе 787 проектның 500 якынын сайлап алган. Аларның һәркайсына республика бюджетыннан 1 миллион сумга кадәр акча бүленәчәк.

Урындагы башлангычларга ярдәм программасы ничек эшли?

  1. Авыл яисә шәһәр кешесе башлангыч белән чыга.
  2. Ул бу хакта күршеләре һәм авыл яисә шәһәр биләмәсе башлыгы белән фикер алыша (август-сентябрь).
  3. Әгәр дә объект чыннан да кирәк дип табыла икән, ахыргы проектны билгеләүче һәм җыелыш үткәрү турында карар кабул итүче инициатив төркем булдырыла (сентябрь).
  4. Җыелыш яисә җыен үткәрелә, анда проект тулысынча раслана. Бер хуҗалыктан яисә фатирдан җыелырга тиешле акча күләме, пенсионерлар һәм аз тәэмин ителгәннәр, шулай ук урындагы бизнесменнар ничек түләргә тиешлеге билгеләнә. Болар барысы да җыелыш карарында теркәлә (октябрь-ноябрь).
  5. Инициатив төркем муниципаль берәмлек хакимияте белән берлектә заявка тутыра (ноябрь-февраль). Гражданнар башлангычларын өйрәнү үзәге консультация белән ярдәм итә.
  6. Заявканы Республика конкурс комиссиясенә яисә әлеге Үзәккә җибәрәләр.
  7. Үзәк заявканы бәяли: мәгълүматлар компьютерга кертелә, ул балларны билгели. Биредә беренче чиратта фикер алышуда һәм карар кабул итүдә катнашкан кешеләр өлеше, шулай ук алар керткән акча күләме исәпкә алына.
  8. Конкурс үткәрелә, аның нәтиҗәләре буенча 300 миллион сум акча халык сайлаган объектлар буенча бүленә.
  9. Субсидия алган муниципалитет хакимияте подрядчыларны сайлый.
  10. Инициатив төркем эш барышын контрольдә тота. Эш төгәлләнгәч, хакимият һәм инициатив төркем вәкилләре башкарылган эшләр турында актка кул куя.

Барлык кирәкле мәгълүмат белән ppmi.bashkortostan.ru Урындагы башлангычларга ярдәм программасы сайтында танышырга мөмкин. Консультантлар сорауларга шулай ук «ВКонтакте» төркемендә vk.com/cigi_isi_rb   җавап бирә.

Республиканың Гражданнар башлангычларын өйрәнү үзәгенең адресы: Уфа шәһәре, Киров урамы, 15, 217нче бүлмә. Телефоны: (347) 272-78-34.

2016-17 елларда иң зур ихтыяҗ белән файдаланган проектлар

Мәгариф — 23%

Юллар — 14%

Төзекләндерү — 14%

Су белән тәэмин итү — 12%

Мәдәният — 9%

Башкалар — 28%.

Быел 436 заявка конкурстан үткән

Эльдар НУРЕТДИНОВ, Республика Стратегик тикшеренүләр институтының Гражданнар башлангычларын өйрәнү үзәге җитәкчесе:

— Программаның төп максаты— гражданнар активлыгын һәм үзаңын үстерү. Авыл яисә шәһәр кешесенең акчаны дөрес тотыну юлын үзе эзләве, хакимият һәм күршеләре белән берлектә эш итүе, программаны гамәлгә ашыру өчен акчаның бер өлешен үзе җыюы — шуңа өйрәтү мөһим.